Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда Җинү көне уңаеннан волейбол ярышы бара

9 Май уңаеннан районда бихисап чаралар, истәлекле очрашулар үткәрелә.

Бүген Азнакайда узган волейбол ярышлары Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган иде.

Турнир башланыр алдыннан волейболчы хатын-кызлар Җиңү паркындагы Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

- Сугыш афәте кагылмаган гаиләләр юктыр да, без үзебезнең үткәнебезне хәткрләрдә мәңге йөртергә  тиеш. Илебез тынычлыгын, аның иминлеген яклап башларын салган якташларыбызны онытырга хакыбыз юк. Шуңа бүгенге чара да дәвамлы булсын иде, - диде үзенең чыгышында район Советы оештыру бүлеге җитәкчесе Эльвира Галиева.

Волейбол уеннары Азнакай политехника техникумында бара. Анда оешма-предприятиеләрдән 6 команда катнаша.

-  Районда хатын-кызлар волейболы үсештә, шунысы куандыра. Ел башыннан инде дүрт турнир оештырылды. Анда катнашкан командаларга, әлеге спорт төрен үстерүгә зур өлеш керткән район җитәкчелегенә рәхмәт диде муниципаль хезмәткәрләр командасы капитаны Эльвира Галиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев