Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда чаңгы сезонын ябуга багышланган ярышлар узды

Шәһәрнең чаңгы базасына спорт сөючеләр җыелды.

Азнакайда чаңгы сезонын ябу уңаеннан мәктәп укучылары, оешма-приедприятеләр вәкилләре арасында чаңгы ярышлары үтте.
Ярышларны ачу тантанасында район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин да катнашты. Үзенең чыгышында ул районда чаңгы спорты үсешенә тукталып, бүгенге узышта катнашучыларга уңышлар теләде.
Спорт сөючеләр үз яшьләре буенча төрле ераклыкка шудылар.
- Быел чаңгы шуар өчен һава торышы искитмәле булды. Ярышларда да гел актив катнаштык, бездән күреп, балаларыбыз да чаңгыга бастылар, бүген алар да ярыша, - ди Алсу Вәлиева.
Биредә чаңгы спорты буенча ГТО нормативлары да кабул ителде.
Пьедесталга күтәрелүчеләрне Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев