Балалар бакчасына йөрүче балалар да ГТО нормативларын тапшыру чараларында актив катанаша.
Кичә шәһәр балалар бакчаларында шөгыльләнүчеләр “Чатыр-Тау Арена” спорткомплексында үз яшьләре буенча ГТО комплексы нормативларын үтәделәр. Әлеге чарадан актүбә бистәсе балалар бакчалары да читтә калмады.
– Шәһәрдә ГТО нормативларын кабул итү чаралары атна саен уздырылып тора. Бүген анда 150дән артык бала катнашты, – ди нормативларны кабул итү үзәге җитәкчесе Гүзәл Шириазданова.
Нет комментариев