Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда автомобильләрдә узыштылар

Быелгы ярышларда 30 пилот катнашты.

Шәһәрнең аэродром мәйданчыгында иртәдән машиналарның көчле мотор тавышы яңгырап торды. Быелгы кышкы автослалом ярышларында катнашу өчен Азнакай, Әлмәт, Лениногорск, Түбән Кама. Бөгелмә һәм Яр Чаллыдан 30дан артык кеше килгән иде.

Стартларны автомобильнең класслары буенча бүлеп, алгы, арткы һәм тулы приводлы булуына карап бирделәр. Озынлыгы 2500 метр булган трассаны узганда батып калучылар да, бәрелүләр дә күп булды.

Гадәттәгечә, быел да катнашучылар гына түгел, алар өчен җан атарга, ярышларны карарга килүчеләр дә күп иде.

 Фестивальне оештыручыларның берсе – “Парус” балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү үзәге.

–Безнең максатыбыз  – яшьләргә патриотик тәрбия бирү, спортның бу төрен үстерү, – ди үзәк җитәкчесе Мирсәлим Гатауллин. – Ярышларда старт ике машина өчен бирелә. Аларның берсе эчке боҗрадан китсә, икенчесе тышкысыннан бара. Шуңа монда аларның очрашып, бәрелешү куркынычы юк.

Азнакайдан Фәнис Нуретдинов инде олы яшьтә булса да, мондый ярышларны калдырмый икән. Бүген дә үзенең “Нива”сын иярләгән.

- Мин бәләкәйдән рульдә, - дип елмая ул. – Башта велосипед булды, аннан машина дигәндәй. Машинада йөрергә, тизлек яратам. Эшем дә машина белән бәйле булды. Пенсиягә чыккач, автоузышларда катнаша башладым. Аның өчен машинаны алдан әзерлим, ел әйләнәсенә гараждан кермим диярлек. Бик ошый. Аны сүз белән генә аңлатып бирә торган түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев