Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда Альберт Шәйхетдинов истәлегенә бокс турниры бара

Республика турнирында 117 спортчы катнаша.

Азнакайның “Чатыр-Тау Арена” спорткомплесында Мурманск өлкәсендә Баренц диңгезендә хезмәт иткәндә корабльдә янгын чыгып, хәрби корабльне, иптәшләре тормышын саклап калу өчен аңлы рәвештә үлемгә барып, тиңдәшсез батырлык күрсәткән якташыбыз Альберт Шәйхетдинов истәлегенә республикакүләм бокс турниры уза. 31 нче тапкыр уздырылган әлеге ярышларда быел  Азнакай, Бөгелмә, Ютазы, Бакалы, Кама Тамагы, Карабаш, Лениногорскидан 117 спортчы катнаша.
– Безнең өчен якташыбыз Альберт Шәйхетдиновның батырлыгы мәңгелек. Яшь булса да, үз гомере бәрабәренә башкаларның гомерен саклап калган якташыбыз белән бүген дә бик горурланабыз. Ул – һәрберебез өчен үрнәк. Бокс – әнә шундый батыр, чын ир-егетләр спорты. Ул күпме көч, сабырлык, егәрлек таләп итә. Бүгенге спорт бәйрәменнән бары тик җиңүләр белән китәргә язсын, –  диде район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов тантананы ачып. 
Турнирны ачу тантанасында республика бокс федерациясе рәисе Сергей Игнатьев та катнашты. Ул оештыручыларга һәм спортчыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Азнакай мөхтәсибе моннан 30 ел элек әлеге ярышларга нигез салган райондашыбыз Зиннур Әбдрәшитов һәм Альберт Шәйхетдиновның рухларына Коръән аятьләре укыды.
Чарага батыр якташыбызның туганнары да чакырулы иде. Туганнары исеменнән чыгыш ясаган апасы Әлфия Шәрәпова якташыбызның балачак хатирәләрен искә алды. 
– Альберт энебез – туганнарны хөрмәт иткән, авыл өчен, дуслары өчен өзелеп торган, кечкенәдән хезмәт яратып үскән гап-гади авыл егете иде. Аның батырлыгын еллар узгач та онытмыйча, шулай зурлаган  һәркемгә гаиләбез исеменнән рәхмәт белдерәм, – диде Әлфия апа. 
Бүген Азнакайда боксчылар тренерлар Мурат Галиев һәм Равил Йосыпов кул астында шөгыльләнәләр. Араларында республика ярышларында җиңүчеләр дә бар.
- Иң мөһиме,  бокс физик яктан да, интеллектуаль яктан да үстерә, авырлыкларга түзәргә өйрәтә, шуңа күрә бу спорт белән шөгыльләнгән үсмер олы тормышка зур әзерлек белән керә, - ди Мурат Галиев. 
Турнир ике көн дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев