Азнакай укучылары ГТО нормативларын тапшыра
"Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыруга багышланган чираттагы чара шәһәрнең 6 нчы мәктәбендә үтте.
Биредә укытучылар һәм укучылар, барлыгы 300 дән артык кеше, ГТО нормативларын тапшырдылар.
Спорт чарасы Чернобыль фаҗигасенә 36 ел тулуга да багышланган иде.
– Ел башыннан 1500 азнакайлы ГТО нормативларын тапшырды. Ул 11 яшь категориясе буенча кабул ителә. Киләсе атнада мондый чаралар шәһәрнең 8 нче һәм 9 нчы мәктәпләрендә дә узачак, – ди нормативларны кабул итү үзәге җитәкчесе Гүзәл Шириазданова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев