Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакай районы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадада икенче урынга лаек булдылар 

Бүген башкалабыз Казанда ТР муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасының финал уеннары узды.

Азнакай командасы ярышларның гомуми нәтиҗәләре буенча бары Казанга гына юл биреп, икенче урынны яулады.

Билгеле булганча, әлеге ярышларда республикабыз район-шәһәрләре өч категориягә бүленеп көч сынаша. Азнакай командасы 14 олы шәһәрне үз эченә алган категориягә керә.  Шулай да  безнекеләрне болай гына җиңәм димә!   

Аерым алганда, быел Азнакай командасы бадминтон һәм волейболда (хатын-кызлар командасы) пьедесталның беренче баскычына күтәрелде. Чаңгы, теннис, шахмат, җиңел атлетикада һәм ир-атлар арасында барган волейбол ярышларында безнекеләр көмеш медальләр яуладылар.  Футбол буенча команда өченче урынга чыкты. 

Азнакай данын әлеге спартакиадада район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге команда составында булган бүлек җитәкчеләре, белгечләр һәм кайбер авыл җирлеге башлыклары яклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев