“Юбилейный” спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр Әлкәй районында узган билбаулы көрәш буенча республика турнирында катнаштылар.
Алар арасында кызлар да бар иде.
Ярышларда Азнакайдан Полина Гилленберг, Илфат Миңнегалиев үз авырлык категорияләрендә алтын медальгә лаек булды. Рания Гардиева, Диләрә Гайнаншина, Рамазан Хаҗиев – өченчедә. Спортчыларның тренерлары – Айрат Миңнегалиев, Зөлфия Гардиева, Ислам Хөснуллин.
Нет комментариев