Гадәттәгечә, район авыл яшьләре спартакиадасы кысаларында узган мас-рестлинг ярышлары быел да үзенә күпләрне җыйды
Моңа кадәр Урсай, Илбәк авылларында сайлап алу ярышлары үткән булса, бүген иң көчле егет-кызлар финалга Тымытык авылына җыелды. Команда беренчелегендә мәлбагышлылар җиңү яулады. Тымытык спортчылары - икенче, актүбәлеләр өченче урында. Шәхси беренчелектә Рәлиф Морзакаев (Тымытык), Рунар Нуриев (Балтач), Галина Исмәгыйлова (Актүбә), Гөлсия Талипова (Балтач) җиңү яулап, үз үлчәүләрендә чемпион калдылар.
Нет комментариев