Азнакайда ГТО комплексы нормативларын гаилә белән тапшыралар
СПОРТ

Азнакайда ГТО комплексы нормативларын гаилә белән тапшыралар

Азнакайда ГТО нормативларын тапшыру буенча максатчан эш алып барыла.

Кичә шәһәрнең «Юбилейный» стадионында «Әти, әни, мин – дус һәм спорт сөюче гаилә» район бәйгесе кысаларында гаиләләр ГТО нормативларын тапшырдылар.

Әти-әниләр һәм балалар урыннан озынлыкка сикерү, гәүдәне күтәрү, җирдән этелү һәм башка төрләр буенча үзләрен сынадылар. Нәтиҗәдә, Мәрдановлар гаиләсе – беренче, Сафиуллиннар – икенче, Мостафиннар гаиләсе өченче урынга лаек булды.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев