Бүген шәһәрнең чаңгы базасында «Россия чаңгы юллары - 2023» Бөтенроссия массакүләм чаңгыда узышу ярышы үтте.
Спортчыларны район башлыгы тәбрикләп, барысына да уңышлар теләде.
Узышларда мәктәп укучылары белән беррәттән өлкәннәр дә актив катнаштылар. Старт аларның яшьләренә карап бирелде, дистанция дә 1 чакрымнан 5 чакрым аралыкны тәшкил итте.
Сәламәтлек бәйрәменнән ветеран-спортчы Мәннәф Хөҗҗәтов та читтә калмаган.
-Һәр ел уза торган мондый ярышларны бәйрәм кебек көтеп алам, ә әзерлекне алдан хәстәрлим - ди ул.
Район җитәкчеләренең күбесе шулай ук әлеге чаңгы ярышларында катнашты. Биредә азнакайлылар чаңгыда шуу буенча ГТО нормативларын да тапшырдылар.
Нет комментариев