Азнакайда Әтиләр көнен билгеләп үттеләр
Иртәгә, октябрь аеның өченче якшәмбесендә илебездә икенче тапкыр Әтиләр көне билгеләп үтелә.
Бу уңайдан Азнакайда әтиләр һәм малайлар арасында спорт ярышлары үтте. Мәктәпләр данын яклаган ун гаилә арасыннан ГТО алдынгылары ачыкланды.
Гаилә бәйрәменә әйләнгән бу көнне яңгыр да боза алмады, барысының да кәефе күтәренке иде.
Район физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов ярышларга старт биргәннән соң "Юбилейный" стадионында урындыктан иелү, җирдән этелү, озынлыкка сикерү, йөгерү буенча ГТО нормативларын тапшырдылар.
Соңыннан гаиләләр үзләрен йөзү һәм атуда сынады.
Мондый чара районыбызда икенче елын үткәрелә. Аның инициаторы - районның Әтиләр берлеге рәисе Назыйф Хәсәнов. Ярышларда ул үзе дә улы Илназ белән катнашты.
- Гаиләдә барысы да яхшы булуын телибез икән, иң беренче чиратта әти кеше үзе үрнәк булырга тиеш. Әтиләр көнен спорт чарасы итеп үткәрү юкка түгел. Сәламәт булыйм дисәң, спорт белән шөгыльләнү кирәк. Мондый бәйрәмнәр исә безне тагын да берләштерә генә. Аны ярыш кына түгел, күңелле бер очрашу итеп кабул итәргә кирәк, - ди Назыйф Хәсәнов.
5 нче мәктәп өчен катнашкан Марат Солтанов та шул фикердә.
- Улым Ранель белән безнең өчен җан атарга хатыным белән кызыбыз да килде. Бу, әлбәттә, безгә көч һәм ышаныч өсти. Спорт белән шөгыльләнми калган көнебез юк. Кич белән гел җәяү йөреп кайтабыз. Өстәл теннисы, баскетбол, футбол уйныйбыз, - ди ул.
6 спорт төре буенча ГТО нормативларын тапшырган азнакайлылар 2 нче мәктәпкә җыелды. Монда укучылар, укытучылар коллективы көче белән бәйрәм концерты оештырылган иде. Соңыннан гаиләләр чәй табыны артына җыелды.
Ярыш булгач, аның җиңүчеләре дә булырга тиеш. Быелгы бәйгедә барлык нәтиҗәләр буенча Солтановлар беренчелекне яуладылар. Әтиле-уллы Якуповлар икенче булдылар. Хәсәновлар гаиләсе өченче урынны алды. Аерым спорт төрләре буенча җиңүче гаиләләргә дә Мактау грамоталары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев