Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда ат өстендә көрәш ярышлары булды

Бүген Актүбә бистәсе ат-спорт мәктәбендә ат өстендә көрәшү буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. Халык телендә «Аударыш» дип йөртелгән әлеге ярышларда ике дистәдән артык команда составында 90га якын спортчы чыгыш ясады. Яңалыклар да булды: бу юлы көрәштә 15-17 яшьлек яшүсмерләр дә катнашты.

Ярышларның инициаторы, халкыбызның борынгыдан килгән әлеге спорт уенын кире кайтару өчен җан атучы, бүгенге көндә үзе дә татар атларын үрчетүче Фәрит Нәбиуллин.

— Бүген Актүбәгә сигез ат алып килдек. Аларның барысы да махсус әзерлек үткән, көрәшкә атларны кызлар әзерли, — ди баш хөкемдар. — Әлеге спорт төре белән кызыксынучылар да елдан-ел арта, инде халыкара ярышларда да яхшы нәтиҗәләргә ирешкән егетләребез бар.

Бу ярышта, иң мөһиме — ат өстендә дөрес утыру һәм атта үзеңне дөрес тоту. Түгәрәк эчендә бары ике ат, ике көрәшче һәм хөкемдар гына. Егетләр бер-берсен аттан өстерәп төшерергә тиеш, кем җиргә беренче булып тия, шул җиңелә.

Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Роза Галеева, «Татнефть» генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, ТР Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Гөлүс Баязитов, ТР Спорт министрлыгының югары казанышлар спортын үстерү бүлеге җитәкчесе Рәиф Вафин, ТР Ат спорты федерациясенең үсеш бүлеге җитәкчесе Флера Абдулаева катнашылар.

Роза Галеева үзенең чыгышын бистәдә ат спортын үстерүгә зур өлеш керткән «Татнефть» җәмгыяте җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерүдән башлады.

Рөстәм Мөхәммәдиев үзенең чыгышында бирегә ат яратучы, чын көрәшче һәм батыр егетләр җыелуын әйтеп үтте.

— Республикабызда соңгы елларда ат спортына зур әһәмият бирелә. Ат өстендә көрәш белән шөгыльләнүчеләрнең саны да елдан-ел арта, бу да бик тә сөенечле. Татар атын теркәүдә зур көч куеп, ат үрчетү белән шөгыльләнеп, бүген инде мондый ярышларны уздыру белән янып йөргән Фәрит Нәбиуллин кебек кешеләрнең булуы исә — зур горурлык, — диде җитәкче.

Ярышлар ике мәйданчыкта барды. Катнашучылар арасында азнакайлылар да бар иде.

Бу хакта тулырак — «Маяк» газетасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев