Азнакайлы мошенникларга 1 миллион 400 мең сум акча күчергән
Күпме аңлату эшләре алып барылса да, бүген Азнакайда мошенниклар кармагына эләгүчеләр саны һич кенә дә кимеми. Атна саен 4-5 азнакайлы аларга миллионлаган акчаларын күчерә, җитмәсә, күпмесе, кырыгалдарларга ышанып, алар күрсәтмәләре буенча кредит ала.