Узган ялларда Лениногорск шәһәрендә Көньяк-Көнчыгышның кышкы картинг буенча VII ачык ярышларның өченче этабы узды.
Ярышларда республиканың ун шәһәреннән 114 кеше катнашты. Ярышларда катнашучылар арасында безнең Азнакай районы командасы да бар иде.
"Без бу ярышларда беренче ел гына катнашмыйбыз. Боз трассасында безнең егетләр үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Азнакайның яшь пилоты Динмөхәммәтов Әмир "Ротакс Макс Юниор» классында призлы 1 нче урынны яулады, - ди Ринат Җиһаншин.
Нет комментариев