Актүбәнең «Барс» спорт мәктәбендә бистә башлыгы кубогына волейбол ярышлары оештырылды.
Анда районның сигез командасы катнашты.
Киеренке көрәштә Актүбә бистәсенең "Winners" («Виннерс») командасы җиңү яулады. Сукаешлылар икенче булды. Өченчедә – Актүбәнең «Ковчег» командасы. Дементьев Александр – «Иң яхшы һөҗүмче», Анатолий Николаев «Иң яхшы уенчы» исеменә лаек булды.
Җиңү яулаган командаларга Мактау грамоталары, медальләр һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Нет комментариев