«Мең кат ишеткәнче, бер кат күрүең хәерлерәк!»
Әлеге әйтемнең дөреслегенә бүген тагын бер кат инандым. Үзебезнең Азнакай кызы Гөлназ Исмәгыйлева, аның иҗаты турында моңа кадәр ишетеп кенә белә идем. Ә бүген, көтмәгәндә, аның иҗат дөньясына «чумып», эшләрен үз күзләрем белән күреп соклану бәхете елмайды!
Казанда Милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумы кысаларында узган очрашулар шәһәрнең Уникаль осталар үзәгендә оештырылды.
Мондагы мохитне сүз белән генә аңлатып бирү мөмкин түгел! Күпме талант, күпме иҗат, күпме кул җылысы һәм күңел матурлыгы тупланган биредә!
Осталар эшләре белән танышып йөргәндә «Ислам арт» гарәп каллиграфиясе остаханәсенә килеп кердем. Һәм... күзләрем таныш исемгә төште — Гөлназ Исмәгыйлева! Ул арада елмаеп үзе дә килеп чыкты. Моңа кадәр читтән генә ишетеп белгән якташыбыз белән очрашу, аның эшләренең тарихын үзеннән ишетү аеруча күңелле булды.
Һәр сызык, һәр бизәк зур төгәллек, сабырлык һәм осталык таләп иткән тугралар, шәмаилләр, каллиграфик паннолар, тәзһиб сәнгате... Чын мәгънәсендә күз нурын түгеп башкарылган хезмәтләр!
Гөлназның үз эшләре турында сөйләвен тыңлау үзе бер рәхәтлек. Ул һәр хезмәтенең үзенчәлеген, барлыкка килү тарихын яратып, илһамланып сөйли. Остаханәдә мастер-класслар да үткәрелә икән. Бирегә Казаннан гына түгел, илебезнең төрле төбәкләреннән дә каллиграфия белән кызыксынучылар килә. Күңел матурлыгын, милли сәнгатебезгә булган мәхәббәтне әнә шулай гаҗәеп эшләре аша башкаларга да җиткереп яшәгән Гөлназның иҗаты белән сез дә тынышыгыз, тизрәк видеоязманы карагыз!
Аның кул эшләренә бергәләп сокланыйк!
Нет комментариев