Йөрәк түреннән үткән шигырь юллары
Әдәбият / иҗади кичәләр

Йөрәк түреннән үткән шигырь юллары

Азнакайның Балалар иҗаты үзәгендә халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең муниципаль этабы узды.

Чара шагыйрь Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыруга, шулай ук татар телен һәм мәдәниятен саклауда, үстерүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Бәйгедә Азнакай районы мәктәпләреннән укучылар катнашты. Алар берничә яшь категориясендә һәм номинацияларда чыгыш ясадылар. Катнашучылар шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләделәр, һәрберсе үзенең интонациясе һәм хисләре аша әсәрне тамашачыларга, жюри әгъзаларына җиткерде.

Конкурста балалар башкаруында рус һәм татар телләрендә шигырьләр яңгырады.

Жюри әгъзалары укучыларның сүз осталыгына, интонациясенә аерым игътибар бирде.

Әлеге чаралар татар телен һәм мәдәниятен, әдәби мирасны саклауга, үстерүгә ярдәм итә.


Нет комментариев