Яңа китап басылды
Әдәбият / иҗади кичәләр

Яңа китап басылды

Шагыйрә, китаплар авторы Җәүһәрия Шәрипованың балалар өчен язылган «Сөенеч» китабы яңа гына табадан төште.

Авторның бу китабы Татарстан китап нәшриятында басылган.

Әлеге уңайдан Азнакай балалар китапханәсендә китапны тәкъдим итү кичәсе узды. Кичәне бик эчтәлекле һәм матур итеп китапханә хезмәткәрләре алып барды.

Балалар бакчасы һәм мәктәптән килгән балалар Җәүһәрия апаларының шигырьләрен яттан сөйләделәр.

Азнакай балалар китапханәсе җитәкчесе Гүзәл Шакирова, район сырхауханәсе ветераннар советы җитәкчесе Роза Шәрифуллина, район-шәһәр ветераннар советы җитәкчесе Миләүшә Рәшитова, шагыйрәнең иҗатташ дуслары, укытучылар, тәрбиячеләр Җәүһәрия Шәрипованы ихлас тәбрикләп, алга таба иҗат уңышлары теләделәр.


Нет комментариев