Азнакай кызы Гөлназ Исмәгыйлева «Ел татары» исеменә дәгъва итә: якташыбызны хуплыйк!
БӘЙГЕЛӘР

Азнакай кызы Гөлназ Исмәгыйлева «Ел татары» исеменә дәгъва итә: якташыбызны хуплыйк!

Азнакайда туып-үскән талантлы каллиграф Гөлназ Исмәгыйлева «Ел татарлары» рейтингында финалга чыкты.

Хәзер аның өчен тавыш бирүдә без дә катнаша алабыз!

"Миллиард.Татар" проекты оештырган "Ел татарлары" рейтингында "Иң перспективалы яшь татар" номинациясе буенча тавыш бирүнең соңгы көннәре бара. Финалистлар арасында якташыбыз, үзенчәлекле иҗат юлы белән танылган каллиграф Гөлназ Исмәгыйлева да бар.

Гөлназ – Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты. Ул гарәп каллиграфиясе, шәрык орнаментлары, алтын белән бизәү сәнгате – тәзһиб юнәлешендә иҗат итә. Аның куллары тудырган шәмаилләр, тугралар һәм нәфис бизәкләр милли сәнгатьнең тирәнлеген, рухи кыйммәтләрне, гасырлардан килгән мәдәни традицияләрне чагылдыра.

Якташыбызның иҗаты - туган төбәгебез өчен дә горурлык. Әлеге рейтингта җиңүчеләрне экспертлар гына түгел, халык тавышы да билгели. Димәк, һәр тавышның әһәмияте зур! Әйдәгез, Азнакай кызына бергәләп теләктәшлек күрсәтик! Гөлназ өчен тавыш биреп кенә калмыйча, әлеге хәбәрне дусларыбызга, туганнарыбызга, хезмәттәшләребезгә дә җиткерик. Тавыш бирү иртәгә - 12 ноябрьдә төгәлләнә!

Гөлназны хуплау өчен түбәндәге өч мәйданчыкта да тавыш бирергә кирәк:

1. "Миллиард. Татар" сайтында: 17 нче сан астында урнашкан "Самый перспективный молодой татарин/татарка года" номинациясен сайлагыз.

2. Вконтакте социаль челтәрендә: https://vk.ru/wall-202371705_87841

3. Телеграмда:

 


Нет комментариев