Азнакай урманчылары “Хәтер бакчасы” халыкара акциясенә кушылды
ҖИҢҮ

Азнакай урманчылары “Хәтер бакчасы” халыкара акциясенә кушылды

Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре ветераннар хөрмәтенә агачлар утыртты

Быел да азнакайлылар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган хәтер акциясенә бердәм кушылдылар. Урманчылар, “Чатыр – Тау” дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләре белән берлектә Мәлбагыш урманчылыгы территориясендә илгә Җиңү бүләк иткән батырларыбыз хөрмәтенә 1000 төп чыршы агачы үсентеләре утырттылар.

– “Хәтер бакчасы” акциясе илебездә 2020 елдан уздырыла. Урманчылар анда ел да актив катнашып киләләр. Изге теләкләр тели-тели утырткан агачларыбыз үсеп китеп, әби-бабайларыбызның батырлыгын данлап торучы тере һәйкәл булсын иде, – ди Азнакай урманчылыгының урманнарны саклау инженеры Гөлгенә Нәбиева.

 

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев