“Авылым батыр улларын данлый”
12 нче апрель көнне Татшуган авылы китапханәсендә “Авылым батыр улларын данлый” исеме астында истәлекле очрашу узды. Чара махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез һәм һәлак булган батыр авылдашыбыз Гыйздәтов Ильянур Өлфәт улына багышланды.
2025 нче ел Россия Федерациясе Президенты указы нигезендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватан сакчысы елы дип игълан ителде. Илебез кичергән сугышларда катнашкан авылдашларыбызны һәм хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезне хөрмәтләү йөзеннән авылда истәлекле чаралар үткәрелә. «Авылым батыр улларын данлый” исемле әлеге очрашуны Татшуган авылы китапханәсендә эшләүче китапханәче Мөхәметшина Фәридә Әсгать кызы һәм мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Гыймазетдинова Нурания Мөсәяф кызы әзерләде.
Истәлекле очрашуга авыл халкы, махсус хәрби операциядә һәлак булган Гыйздәтов Ильянурның бертуганнары, дуслары, классташлары, күршеләре җыелды. Кичә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватан сакчысы елына багышланган чыгышлар белән башланып китте. Чарада катнашкан авыл башлыгы Хаертдинов Мансур Шәфәгать улы, Ветераннар советы рәисе Исламов Равил Хәмзә улының чыгышы, гомер буе күршеләре булып яшәгән Мияссарова Гөлсинә Зәкәрия кызының, Ильянурны укыткан укытучылары Исламова Айсылу Сәхипҗан кызының, Шәйхулова Рүзилә Мөдәрис кызының җылы истәлекләре күңелләрне дулкынландырды.
Кичәгә кайткан Ильянурның туганнары, бертуган апасы Гөләндәм, абыйсы Нәфис, абыйсы Алмаз батыр авылдашыбызның яшьлек еллары турында сөйләделәр. Барлык чыгыш ясаучылар Ильянурның туган җанлыклы, ярдәмчел, карусыз, хезмәт сөючән булуы турында искәрттеләр. Чараны оештыручыларга, район җитәкчеләренә, авыл башлыкларына рәхмәтләрен җиткерделәр.
Һәр буынның үз язмышы, тарих киңлекләрендә үз тәгаенләнеше бар. Һич арттырусыз, без туган илебез өчен хәлиткеч вакытта, аның киләчәген билгеләячәк чорда яшибез. Бүгенге вакыйгалар, һәрберебезнең карарлары һәм гамәлләре киләчәк буыннарның ничек көн итәчәген дә билгели. Бу – сынаулар чоры. Ватан сугышыннан соң күңелдәге эзләр төзәлеп җитәргә дә өлгермичә, кабаттан яңарып, ярага тоз сипкәндәй булды. Бөек Ватан сугышында авылыбыздан 232 кеше илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәштә катнаша. Хөрмәтле авылдашларыбызның 76 сы гына туган якка исән-сау әйләнеп кайта, 156 сы сугыш кырларында һәлак була. Бөек Ватан сугышы тәмамлангач илебез халкы җимерелгән шәһәр-авылларны торгызды, завод-фабрикаларны кабат сафка бастырды, 34 ел тыныч-имин тормышта яшәде. Инде сугышлар бүтән кабатланмас дип тормыш корганда, 1979 елда Әфган, тагын дистә елдан соң Чечня сугышлары илебез өчен кабат зур сынау булып халкыбызны борчуга салды. Ватаныбыз тынычлыгы хакына илебезнең лачындай егетләре әлеге бәрелешләрдә башларын салды. Бу көннәрне онытырга безнең хакыбыз юк. Бүгенгесе көндә ватандашларыбыз Украина җирлегендә махсус хәрби операциядә илебез иминлеген саклый. Безнең бабаларыбыз Ватан сугышында илебезне фашистлардан азат итсә, бүген инде аларның оныклары туган җиребезне неонацистлардан азат итә, бабаларының батырлыкларын кабатлый. Махсус хәрби операциягә, Азнакай районыннан мобилизацияләнгән егетләргә ярдәмгә якташларыбыз контракт төзеп тә кушылды. Авылдашыларыбыз Гыйздәтов Ильянур Өлфәт улы, Хөббәтуллин Дамир Әмир улы, Газизуллин Игорь Булат улы, Газыев Илсаф Рәфис улы да корал тотып Ватаныбыз иминлеген саклау юлын сайлаган каһарман егетләребез. Шулай ук исемнәре аталмаган, ләкин авылыбыз һавасын сулап, авылыбыз чишмәләренең суларын эчеп үскән авылыбыз оныклары, кияүләре дә шактый әле безнең…
Кызганычка каршы сугыш корбаннарсыз гына булмый. Гыйздәтов Өлфәт абый белән Әминә апаның улы Гыйздәтов Ильянур махсус хәрби операциядә, хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булды. Гыйздәтов Ильянур Өлфәт улы 1977 елнын 12 апрелендә Азнакай районы Татар Шуганы авылында колхозчылар семьясында дүртенче бала булып дөньяга килә.1983 - 1994 елларда Татшуган урта мәктәбендә белем ала. Укуны бетергәннән соң ук 1994 елда туган авылында «Эконом» колхозына эшкә урнаша. Ильянур Өлфәт улы авылыбызда туып-үсеп, үзенең яшьлек гомерен авыл хуҗалыгы тармагында фидакарь хезмәт куеп яшәде. Үзенең хезмәтен ул авыл хуҗалыгының төрле тармакларында башкарды. Төп йортта яшәп, әти - әнисен тәрбияләде. Хезмәт сөючән, ышанычлы, ярдәмчел булуы белән авыл халкының ышанычын яулады. Авыл тормышында да актив катнашты. Илебездә Махсус хәрби операция башлангач, 2023 елнын 6 сентябрендә 2 елга контракт төзеп, Ватанны сакларга китте ул. Ильянур Өлфәт улы мотострелковый батальонда (штурмовой) 30 нчы аерым мотострелковый бригаданың - мотострелковый бүлегендә укчы (стрелок) булып хәрби бурычын үти. Донецк өлкәсе Горловка янында барган сугыш хәрәкәте вакытында алган каты яраланудан гомере өзелде. Махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашыбыз Ильянур Өлфәт улы хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен Россия Федерациясенең «Орден Мужество» ордены һәм «За Отвагу» медале белән бүләкләнде. Дәүләт бүләкләрен апасы Гөләндәм Өлфәт кызына район башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин тапшырды. Без – авылдашлар аның барлык хезмәтләре, батырлыклары алдында олы хөрмәт белән баш иябез. Ильянурның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр!
Солдат биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы калып, югарыдан бирелгән приказны үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы нәкъ әнә шунда күренә. Авылыбыз оныклары Девяткин Алексей Василий улы, Шавалиев Илнур Рөстәм улы, Валишин Айназ Ривал улы да илебез иминлеге өчен гомерен биргән батыр егетләр булып күңелләрдә мәңге сакланыр...Тарих күп тапкырлар бөек җиңүләргә корал көче белән генә түгел, ә рух көче, халыкның бердәмлеге һәм фидакарьлеге белән дә ирешелүен күрсәтте. Бүген без ил алдында, аның азатлыгы өчен үз гомерләрен биргән шәхесләребез һәм бездән соң яшәячәк буыннар алдында үз җаваплылыгыбызны бөтен тирәнлегендә аңларга тиеш. Үзебезнең генә түгел, балаларыбызның, оныкларыбызның язмышы хәл ителә торган вакыт, һәр адым, һәр сүз һәм һәр гамәл әһәмияткә ия. Җиңү фронтта батырлык күрсәтүне генә түгел, тылда фидакарь көндәлек хезмәтне дә таләп итә. Һәркемнең үз урынында илнең иминлеге, Җиңү таңын якынайту өчен мөмкин булганның барысын да эшләү зарур. Фронттамы, заводтамы, дәваханәдәме, мәктәптәме – һәркем уртак максатка үз өлешен кертә ала. Бүген нацизмга каршы көрәшүче, Русияне һәм Европаны фашизмнан азат иткән бабаларыбызның эшен дәвам итүче алгы сызыктагыларга безнең ярдәм нык кирәк.
Бердәмлек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек авырлыклар килгәндә сынала. Махсус хәрби операция башланганнан бирле авылдашлар яу кырындагылар белән бергә Җиңүне якынайтуга үз өлешен кертә. Без кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Болар – җылы кием, оекбашлар әзерләү, көнкүреш кирәкләре, дарулар, азык-төлек туплау, маскировка челтәрләре үреп озатуда да ачык чагыла.
Чарабызның икенче өлеше зияратка барып, догалар укып чәчәкләр салу иде. Зияратта авылыбыз абыстае Исламова Айсылу Сәхипҗан кызы аятләр укыды. Бергәләп Ильянур һәм сугыш кырларында шәһит киткән егетләребезгә багышлап догалар кылдык. Ильянурның каберенә чәчәкләр салдык. Урыннары оҗмаһта, рухлары шат булсын.
Хәрбиләребез авырлыклар кичерсә дә аларның батырлыгы һәм корбан булулары юкка түгел. Без бу вакыйгаларны илебезнең киләчәге хакына истә тотарга, геройлар турындагы хәтерне кадерләргә тиешбез. Кече Ватаныбызның тынычлыгы, алга китүе туган илебез, Русиянең иминлегенә турыдан - туры бәйләнгән. Ир-егетләребез, һичшиксез, Җиңү белән кайтыр!
Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын! Яшь егетләрнең гомерләре өзелмәсен, ата–аналар кайгы яше түкмәсен иде. Киләчәктә илләребез тыныч, күкләребез аяз, тормышларыбыз имин булсын берүк! Китапханәдә узучы чарадагы һәрбер авылдашыбыз әлеге сүзләрне изге дога итеп кабатлады бүген!
Татшуган авыл китапханәчесе: Мөхәметшина Фәридә Әсгать кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев