Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Маликов Атлас Хәмит улы #МинемГеройМинемГаилә

Разведчик та, танкчы да – өлкән лейтенант Маликов Атласның тормыш юлы сокландыра. III дәрәҗәдәге Дан ордены, II дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены, ике Кызыл Йолдыз ордены, ике «Батырлык өчен» медале, «Шәп разведчик» күкрәк билгесе иясе, разведка взводының бүлекчә командиры, танк бригадасының бүлекчә командиры, гвардия сержанты Маликов Атлас Хәмит улы 1925 елның 24 нче апрелендә Сарман районы Яңа Имән авылында дөньяга килә, 9 балалы гаиләдә үсә.

Әтисенең бертуганы Шәмси Маликов (тулы исеме Шәмсимөхәммәт) ул вакытта Сарман районына кергән, хәзерге вакытта Әлмәт районындагы Салкын Алан авылына нигез салучыларның берсе. Шул авылның зиратында Атлас абый җирләнгән дә.

Авыл мәктәбендә 7 класс укып, Казан финанс техникумына укырга керә. Әмма башланган сугыш аркасында аны 1943 елның 3 февралендә Кызыл Армия сафларына чакыралар. Башта ул Сызрань шәһәренең танк училищесына курсант итеп керә, әмма анда да аңа укырга мөмкинлек булмый.

Фронттагы авыр хәлләр торышы аркасында аны 1 нче Украина фронтына 51 нче гвардия танк Фастов Кызыл байраклы, Суворов, Кутузов һәм Богдан Хмельницкий орденнары бригадасына бүлекчә (отделение) командиры итеп алалар.

Днепр, Висла, Сан һәм Одер елгаларын кичүдә катнаша, Днепрны кичкәндә сул чигәсен пуля яралый. Фастов шәһәрен азат иткән өчен аның танк бригадасына лаеклы Фастов бригадасы исемен бирәләр. Шулай ук Украинаның Проскуров, Тернополь калалары азатлыгы өчен көрәшә, Курск дугасында, Белоруссиядә була.

СССР җирлегеннән дошман куып чыгарылганнан соң Польша, Венгрия, Алмания (Германия) һәм Чехословакия җирлекләрендә көрәшә. Алманиядәге Берлин, Дрезден шәһәрләре өчен сугышта катнаша, ә разведка бүлеге командиры буларак Чехословакиянең башкаласы Праганы азат итүдә көрәш алыр бара.

Күрсәткән батырлыгы, уйлап эшләгәне, инициативалылыгы өчен дәүләт тарафыннан бүләкләнә. Днепрны кичкән өчен беренче «Батырлык өчен» медален ала, Украинада Фастов, Проскуров һәм Тернополь шәһәрләрен азат иткән өчен тагын бер «Батырлык өчен» медален бирәләр. Польшадагы шәһәрләрне азат иткән өчен аңа Кызыл Йолдыз орденын тапшыралар. Алмания җирлегендә уңышлы хәрби операцияләр өчен аны III дәрәҗәдәге Дан ордены белән бүләклиләр. Берлин, Дрезден шәһәрләре тирәсендәге көрәштә катнашкан һәм бригада белән бергә Прагага ясалган тиз марш-бросок өчен тагын бер Кызыл Йолдыз орденын бирәләр. II дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы ордены иясе. СССРның Югары командованиесеннән Рәхмәт хатлары да бар.

1952 елда СССРга кайта һәм 1962 елга хәтле Брянск шәһәрендә хезмәт итә, аннары Ступино, Ступинодан соң Старицва шәһәрләрендә була. 1961 елда Мәскәү өлкәсенең Сергиев Посад шәһәренә күчерәләр. Аның соңгы хәрби званиесе өлкән лейтенант була. 1962 елда әнкәсе янына ялга кайткач, чирләп китә һәм операция өстәлендә 37 яшендә вафат була. Аны Салкын Алан зиратында җирлиләр. Ике баласы, Валерий белән Лариса Маликовлар, әтисез калалар.

Кәгазьгә теркәлеп калган батырлыклары таң калдыра: Хмельницк өлкәсенең Хмельницк районы Шаровечка авылы өчен көрәштә, дошман пехотасы һәм танкларының сан ягынанн өстенлегенә карамастан, 3 сәгать батальонның чигенүен яклый. Шәхсән үзе автоматтан 25кә хәтле алман солдатын һәм офицерын үтерә.

Польшадагы фашистларның концлагере урнашкан Рюкенвальдау авылы тирәсендә 33 кешелек төркем белән алман автоматчикларына каршы тигез булмаган көрәштә 6 солдатны үтерәләр һәм 13ен әсир итеп, бүлек командирына алып кайталар. Шунда ул үзен ихтыярлы һәм кыю разведчик итеп күрсәтә. Шулай ук ул, разведчик буларак, Алманиядәге Лангенау шәһәре тирәсендә телне алу бурычын югары осталык белән үти: 5 кешелек төркем белән 2 зенит пулемет һәм 2 танк ярдәме белән окоплардан 3 алман солдатын ала, 2сен урында үтерәләр, 1сен китереп җиткерәләр.

Пулеметчы буларак махсус бирем буенча 1945 елның 16 нчы гыйнварында сугышчылар төркеме белән Польшадагы Пшедбуж шәһәре тирәсенә разведкага бара. Шәһәр янында миналы кырга тап булалар, танклар өчен юл ясыйлар һәм дошман оборонасының алгы сафын тикшерәләр. Маликов Атлас исән-сау кайтып, дошман оборонасы хакында кыйммәтле мәгълүматлар бирә. Пшедбуж шәһәре өчен сугышта ул иптәшләре белән дошманның траншеяларында көрәштә шәхсән үзе 8 алман солдаты һәм офицерын үтерә.

Габитова Ландыш Равил кызы, Әгерҗе авылы, Азнакай районы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев