Ирекле авылында митингтан соң сугыш елларына багышланган спектакль куйдылар
ҖИҢҮ

Ирекле авылында митингтан соң сугыш елларына багышланган спектакль куйдылар

Чалпы җирлегенә караган Ирекле авылында да Җиңүнең 81 еллыгына багышланган митинг узды. Чараны авыл җирлеге башлыгы Альянус Мөхәммәтшин ачып җибәрде.

– Без батырларыбызны онытмыйбыз һәм аларның истәлеген кадерлибез, – диде ул үз чыгышында.

Митинг барышында Билгесез солдат һәйкәленә веноклар һәм чәчәкләр салынды. Авыл халкы  Ватаныбызның азатлыгы өчен башларын салган якташларын бер минут тынлык белән искә алдылар. 

Тантаналы өлештән соң мәдәният йортында «Яшь йөрәкләр» театр коллективы сугышка киткән ирләрен гомер буе көткән тол хатыннар язмышына багышланган «Безне дә онытмагыз» спектаклен тәкъдим итте.

– Бу спектакль йөрәкне телгәләде... күз яшьләре аша карадык, – ди Ирекле авылы өлкәннәре.

Чара ахырында авыл халкы бергәләп чәй табынына җыелды.

 

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев