Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
РЕДАКЦИЯ

Типография — үзе бер серле дөнья

Нәсимә КАМАЛИЕВА, ветераннар советы рәисе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Редакция икенче катта урнашса, типография беренче катта иде. 
Линотипистлар Садриева Җәүһәрия апа белән Зиннәтуллина Мөнирә мич кебек галәмәт зур, биек машиналарда эшлиләр. Берсе татар газетасында, икенчесе — руста. Аларның җитез бармаклары клавиатура өстендә йөгереп кенә тора: эретелгән кургаштан коелган газета юллары бер-бер артлы тезелеп бара. Ут кебек кайнар бу юллар. Җәүһәрия Әмировна 1957 елдан башлап, пенсиягә чыкканчы, 30 ел эшләде ул линотипта! Туманова Татьяна, Насыйбуллина Тәнзилә, Харисова Әлфия, Зиннәтуллина Мөнирә, Исламгулова Назира да җитез, тырыш, игътибарлы линотипистлар булып тарихка кереп калдылар. Линотип цехында җыелган юллар верстка бүлмәсенә чыга. Монда иң күп кеше эшли: Виноградова Клава, Вагыйзова Мәрьям, Гәрәева Икълимә апалар, Рәхимова Нәсимә, Нигъмәтуллина Гакифә, Хәсәншина Илмира, Зарипова Фәния, Хисамиева Рәзилә, Вәлиева Мәүлидә, Илгизә Хәйруллина... Иң тәҗрибәле ике җыючы верстка белән шөгыльләнә: җаваплы секретарь һәм дубляж буенча редактор урынбасары сызып биргән макетлар буенча татарча һәм русча газеталарның битләрен салалар, калганнары райондагы оешмалар, учреждениеләр өчен йөзләгән төрдә бланклар ясыйлар. 
Набор цехында — меңләгән хәреф тартмасы. Бу хәрефләр төрле зурлыкта, төрле шрифтта. Барысы да төгәл итеп алфавит тәртибендә урнаштырылган. Төнлә уятып сорасаң да, аларны бутамаячак наборщицалар. Җыю гына түгел, яңадан шул ук хәрефләрне шул ук тартмалардагы бүлемтекләргә тәртибе белән таратып та чыгасы.
Газета чыгаруның соңгы этабы — басу цехы. Басучы машиналарның поезд тәгәрмәче кебек билгеле бер тактта тукылдавы урамнан ук ишетелеп тора. Монда Зиннәтуллина Расиха апа, Садриева Сирина (36 ел!), Гомәрова Илгизә эшли. Яңадан төрле елларда Хәсәнова Бибинур, Кәримова Гөлнур, Абдуллина Миннегөл, Садыйкова Рәмилә килеп кушылды. Ә электән Рябченко Галина хәтсез генә эшләгән. 
Күп еллар типографиядә наладчик булып эшләгән, бөтерчек кебек җитез, бер минут тик тормаган Хәсәнов Мөслимнән, яңадан бу эшне дәвам иткән Сабиров Рәфистән, кәгазь кисүче булган Сәйфетдинов Галимҗаннан башка эш көйле бармас иде. Теләсә кайсы урында батырып эшләгән, күпчелек китап төпләүдә, брошюра ясауда хезмәт куйган Мөбарәкшина Гаҗилә, Нәбиева Әлфия, Сәйдәшева Зәйтүнә, Миннеханова Венера да гомуми эшкә үз өлешләрен керттеләр.
Типографиянең «начальствосы» — Хафизова Мәйсәрә апа, Сабирова Сайра апа, Рәхмәтуллина Рәсимә, Нуриева Рәмилә, Иксанова Роза, берәүләре техник, икенчеләре корректор буларак, заказлар кабул итү, басу өчен әзерләнгән брошюра, афиша, китап, листовка, визитка, белешмәләрне уку, төзәтү белән шөгыльләнделәр. Компьютерда җыю заманы килгәч, бу эшкә Насыйрова (Байрамова) Җәмилә алынды. Ә Саймә Дәүләтовна, Фәһимә Фатыйховна һәм Ихсанова Клара төрле елларда бухгалтерияне алып бардылар.
Җыештыручы, гадәттән тыш эшчән Гайшә апа да биредә иң кирәкле кеше иде. Линотиплар эшли алсын, металл эрергә өлгерсен өчен кимендә 2-3 сәгать алдан кабызасы, Гайшә апа һич авырыксынмыйча таң белән килеп шул эшне дә башкара.
Мәйсәрә Сабуровна типо-графиядә 37 ел эшли. 1965 елда, Азнакай кабат район статусы алгач һәм «Маяк» газетасы үзебездә бастырыла башлагач, мөдир итеп куела. 9 ел полиграфистлар коллективын җитәкли. Аннан директор вазыйфасы кертелә.
Вәлиев Наил Шакирович (1974-1981) итагатьле, культуралы, матур кеше булып истә калды. Клавдия Прохоровна, Мәрьям Хөҗҗәтовна, Расиха Мөбарәковна, Мөнирә Салаватовна, Сирина Мирхәтимовна исемнәре хәтергә гомерлеккә сеңеп калды. Редакция белән типография бер гаилә кебек иде. Партоешмасы да, профкомы да бер.
1981-1985 елларда типо-графиягә спортчыларга хас җиңел, җитез хәрәкәтле Сәлахов Фаяз Гаязович җитәкчелек итте. Аннан соң авылдашым, Әлкәй авылы егете Закиров Әлфис Габбасович килде. Ул 1985-2003 елларда (18 ел дәвамында) директор булды. Элек Илбәк урта мәктәбендә укытучы һәм директор булып эшләгән бик грамоталы, төгәл, пөхтә ханым Закуанова Фәния Вәкилевна типографиягә 2 ел җитәкчелек итте. 
Ә 2005-2011 елларда дилбегә Газизуллин Илкам Канәгатович кулында булды. Кабинетта түрә булып кына утырмыйча, кирәксә, эш халаты киеп, кулына авыр лом, көрәк, гайка ачкычы алудан курыкмаучы чын хуҗа итеп күрсәтте үзен. 
Заманнар үзгәрде. Заказлар кимүдән кимүгә барды. Типография дә яшәүдән туктады... 
Пенсионерлары — 20 елдан алып 37 елга кадәр гомерләрен шушы коллектив белән бәйләгән хезмәткәрләр, редакция ветераннары белән бер коллективка тупланып, әле дә хәл белешеп яшибез, яшь коллегаларыбызның кадер-хөрмәтен тоеп, элеккечә бәйрәмнәрдә бер табын артында утырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев