Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Бүген Азнакайда сәләтле балаларга “Чулпан” премиясе тапшырылды - ФОТО һәм ВИДЕО

​​​​​​​Менә 24 елын районда сәләтле балаларга “Чулпан” премиясе тапшырыла.

Быел аңа 15 номинация буенча иң яхшы укучылар, лидерлар, яшь хокук сакчылары, техниклар, конструкторлар, спортчылар, музыкантлар, биючеләр, каләмчеләр, эшмәкәрләр, туган якны өйрәнүчеләр, механизаторлар, савымчылар бүләкләнде.

– Сәләтле балаларның күплеге белән горурланабыз. Аларны тәрбияләгән ата-аналарга, педагогларга зур рәхмәт, – диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тантаны ачып.

Әлеге чара азнакайлыларның олы йөрәкле, мәрхәмәтле икәнен күрсәтә. Предприятие-оешмалар, эшмәкәрләр сәләтле балаларны бүләкләүдә катнашалар, аларга ярдәм күрсәтәләр.

Бәйрәм иң яхшы балалар иҗат коллективларының җыр-биюләре белән үрелеп барды.

Соңыннан “Чулпан” премиясе ияләре иганәчеләр белән бергә Җиңү паркында имән агачы үсентеләре утырттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев