Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай укучылары Чапаев дивизиясе кавалеристлары йөрткән кылычны тотып карадылар

Балалар иҗат үзәгендә Халыкара музейлар көне “Кичәге тимурчылар - бүгенге волонтерлар” дигән исем астында үтте.

Тимурчылык эшен Тымытык мәктәбе укучылары  нәкъ элеккегечә монтаж формасында күрсәттеләр.

Чакырылган  ветераннар Флера Исламова, Рәсимә  Хәмитова, Әнисә Халимова, Лариса Хуҗина озак еллар пионервожатый булып эшләү дәверендә тимурчылык отрядлары белән җитәкчелек иткән елларын  кызыклы итеп сөйләделәр.

Хәзерге заман волонтерларын театрәлләштерелгән күренешләр  белән Сарлы мәктәбе укучылары күрсәттеләр.

Җиңү волонтерлары исеменнән  бик күп  еллар хәбәрсез югалганнарны эзләү белән шөгыльләнүче, 20 дән артык хәбәрсез югалган авылдашларын табучы Исламов Фирдәвес Зөфәр улының да бәйрәмдә катнашуы экскурсатлар өчен бик зур бүләк булды. Югары Стәрле авылында мәктәп директоры булып эшләгән җирдән фронтка алынып, 1942 елны хәбәрсез югалган Хәкимов Нәҗипне  тапты Фирдәвес Зөфәр улы.  Кызы Диләрә апа да бәйрәмдә катнашты.

2013 елда Казанда узган Универсиадада  волонтер булып, Канада, Финляндия һәм Мексика  спорт командалары белән эшләгән Миләүшә Әминованың истәлекле әйберләре, волонтер киемнәре  экспонат буларк күргәзмәгә  куелган иде.

Экология волонтерларының эше белән Балалар иҗат үзәге каршында эшләп килүче “Кедр” экологик берләшмәсе җитәкчесе Мәрьям Гыйльманова  таныштырды.

Регина Стрих җитәкчелегендә “Җырла гитара” вокаль-интрументаль ансамбле үзләренең волонтерлык концертлары турында сөйләделәр, экскурсиягә килүчеләргә җырларын бүләк иттеләр.

Шәһәр һәм авыл мәктәпләренән килгән экскурсантлар  Эшче-крестьян  Кызыл Армиясе һәм  Флоты оештыруылының 100 еллыгына багышланган экспозиция белән таныштылар.

Анда гражданнар, фин, Бөек Ватан сугышлары, илебездә булган төрле локаль сугышларда катнашучылар турында альбомнар, ветераннар турында истәлекләр һәм сугышның үзен чагылдырган экспонатлар  куелган иде.

Укучыларны бигрәк тә  Чапаев дивизиясе кавалеристлары  йөрткән кылыч, Мосин винтовкасы штыгы, совет һәм немец солдатының каскасы, сугышчыларның котелоклары, калагы, чәйнүк, шул чорларның хәрби киемнәре, яктышыбыз генерал-майор Фатих Булатовның шәхси кителе һ.б.   кызыксындырды. 

Өстәмә белем бирү педагоглары  Зөлфия Шаһиева һәм Гүзәл Галиева Георгий лентасы  ясарга өйрәттеләр.

Соңыннан зур залда “Тимур һәм аның командасы” дигән кинофильмнан  өзекләр күрсәтелде.

Бу көнне Балалар иҗат үзәгендә экспонатлар белән танышырга  һәм күрсәтелгән чараларны карарга 700 гә якын зурлар һәм балалар булып китте.

Наилә Шаяхметова, мәгариф музее җитәкчесе      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев