Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау чыңлады - 20 ФОТО һәм 3 ВИДЕО

Быел районыбызда унберенче сыйныфны 243 укучы тәмамлый

25 майда районыбыз мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады.

Һәр мәктәптә тантаналы чаралар зур оешканлык белән узды. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин 7 нче урта мәктәптә бәйрәмдә катнашты. Ул укучыларга олы тормыш юлына аяк басулары белән котлап, имтиханнарны уңышлы тапшыруларын теләде.

7 нче урта мәктәп укучыларының шатлыгын ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе Марат Җәләтов, район Советы депутаты Рашат Хуҗин да уртаклаштылар.

Матур традиция буенча шәһәр, Актүбә бистәсе һәм авыл мәктәпләренең чыгарылыш сыйныфлары Татарстан мәйданыннан Җиңү мәйданына сафларга тезелеп үттеләр һәм Мәңгелек ут һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Биредә аларны җырлы-котлаулы матур тамаша каршы алды һәм олы юлга озатып, кыңгыраулар чыңлады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев