Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай 2 нче урта мәктәбе күчмә кубокны бирмәде

Җиңү бәйрәме алдыннан Азнакай мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары арасында педагог Сергей Махонин истәлегенә сафка тезелү һәм хәрби җыр бәйгесе уздыру күркәм традициягә әверелде.

(Азнакай, 1 мая, Резеда ШӘРИПОВА) Тантаналы марш белән атлау, хәрби комиссарга рапорт бирү, командаларны төгәл үтәү – Татарстан мәйданында быел да 10 мәктәп командасы оешканлыкта, бердәмлектә һәм вокал буенча осталыкларын күрсәттеләр. Һәр мәктәпнең үз формасы булу чарага тагын да тантаналы төсмер өстәде.

– Тиздән Җиңү бәйрәме җитә. Без бүген тыныч тормышта яшибез һәм моның өчен әби-бабаларыбызга рәхмәтлебез. Илебез армиясенең үткәне данлы һәм киләчәге дә шундый булыр дип ышанабыз. Сез – булачак Ватан сакчылары, – дип смотрда катнашучыларны сәламләп, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин командаларны әзерләгән тормыш иминлеге нигезләре дәресен укытучыларга рәхмәтен җиткерде.

Күчмә кубокны унынчы ел рәттән Азнакай 2 нче урта мәктәбе командасы яулады.

– Ел саен состав үзгәреп тора, шуңа күрә әзерлек җиңел бирелми. Район хакимияте мәктәпләргә махсус формалар бүләк итте, иң яхшы команда буларак, безгә диңгезчеләр формасын бирделәр, укучылар бик яратты, – ди укытучы-оештыручы Марат Сабуров.

Смотрда икенче урынга – 7 нче мәктәп, өченче урынга 4 нче лицей лаек булды. Шулай ук иң яхшы командирларны да билгеләделәр. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

– Әлеге чара яшь буында патриотизм, коллективизм тәрбияләүгә, хәрби алымнарны өйрәтүгә юнәлдерелгән. Елдан-ел укучыларның әзерлек дәрәҗәсе арта, – диде Азнакай хәрби комиссары Рәдиф Камалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев