Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай 1 нче урта мәктәбенең яхшы укучыларына шәхси премияләр тапшырылды

​​​​​​​Азнакайның 1 нче урта мәктәбендә география фәнен яратучы һәм иң яхшы белүче укучыларны бүләкләү өчен Хәмзин премиясе булдырылды.

Шушы фәнне укыткан һәм озак еллар мәктәп белән җитәкчелек иткән Хәләф ага Хәмзинның балалары аны ел саен Сонгы кыңгырау бәйрәмендә тапшырырга ниятлиләр. Быел 2000шәр сумлык бу премиягә ике егет лаек булган.

– Әтиебез истәлегенә мемориаль такта куйгач, ничек тә коллективка үзебезнең рәхмәтне белдерәсе килде. Мин бит 21 ел буе Әлкәйдә Соңгы кыңгырау бәйрәмендә абыебыз Вәли Хаҗиев премиясен тапшырып килдем. Инде хатыны үлгәнгә дә 6 ел була. Традицияне туктатмадык, хәзер инде үзебезнең мәктәп укучыларын бүләкләргә булдык, – ди кызы Нәсимә Камалиева.

1 нче мәктәпнең ветеран укытучысы Нәкыя Халикова да гел “биш”кә генә тәмамлаган 6 чыгарылыш укучысына үз премиясен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев