Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай 1 нче урта мәктәбе 100 еллыгын билгеләп үтте - ФОТО һәм ВИДЕО

Бүген Азнакай 1 нче урта мәктәбе үзенең 100 еллык юбилеен зурлап билгеләп узды.

3 ноябрьдә Азнакай 1 нче урта мәктәбе үзенең 100 еллык юбилеен зурлап билгеләп узды.

Ул төрле еллардагы сыйныфташларның, белем биргән укытучыларның очрашу бәйрәменә әверелде.

Юбилей чарасы Мәктәп урамындагы элекке бинадан башланып китте. Биредә белем алган укучылар өчен ул бик тә кадерле һәм истәлекләр тулы. Шуңа күрә күпләр якын итеп башта бирегә җыйналды.

Просторная урамындагы яңа бинада 1958-1977 елларда мәктәпнең директоры булып эшләгән Хәләф Хәмзә улы Хәмзинга истәлек тактасы ачылды.

Кунаклар шәһәребез мәктәпләренең күргәзмәләре белән таныштылар. Актлар залында коллектив көче белән концерт оештырылды.

Аннан соң бәйрәм Мәдәният йортында дәвам итте. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин иң җылы теләкләрен җиткерде. Тантаналы чара бүләкләүләр, тәбрикләүләр, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Күренекле татар эстрадасы йолдызы Венера Ганиеваның килүе көтелмәгән зур бүләк булды.

 

Бу хакта тулырак газетабызның киләсе санында укый аласыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев