Якты-Күл авылы мәдәният йорты гөрләп эшли
МӘДӘНИЯТ

Якты-Күл авылы мәдәният йорты гөрләп эшли

Концертны халык бик яратып карады.

Якты-Күл авылында мәдәният йорты күптән түгел генә ачылды һәм гөрләтеп эшләп китте. Октябрь ае башында авылның өлкәннәре хөрмәтенә бик матур чара узган булса, Әниләр көне уңаеннан да Үчәлле һәм Якты-Күл үзешчәннәре авылдашларын кабат Мәдәният йортына җыйдылар. Концертны халык бик яратып карады. Мәдәни чараларны оештыруда башлап йөрүче Мәҗит Ибрагимовка,Үчәлле үзешчәннәренә авыл халкы зур рәхмәтен җиткерде.


Нет комментариев