Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда Россия һәм Татарстан рәссамнары берлеге әгъзасы Илдус Вахитовның картиналарыннан шәхси күргәзмәсе ачылды.
Санкт Петербург рәссамы узенең иҗатында берничә теманы яктырта, аның иң яраткан жанры – пейзаж. Флотта хезмәт иткәнгәдер, үзе сәяхәт иткән диңгезләрне чынбарлыгы белән күрсәтә. Татар мәдәниятенә, халык тарихына һәм аның борынгы гореф – гадәтләренә карата үзенчәлекле мәхәббәте дә чагыла. Петербургта яшәү дәверендә борынгы шәһәрнең һәр күзәнәген оста итеп яктырта, – дип хәбәр итә безгә музей экскурсоводы Гөлфия Мостафина.
Илдус Әнәс улы Вахитов 1956 елда Уралда, Свердловск шәһәрендә туган. Мәктәптә укыган елларында ук рәсем ясарга ярата, студиягә йөри. Туган шәһәрендә сәнгать – профессиональ училищесында укый, шулай ук югары белем алуга ирешә.
“Тормыш көзгесе” картиналар күргәзмәсе 31нче майга кадәр эшлиячәк.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев