Кичә Монолит микрорайонында яшәүче олысы-кечесе чыршы янына күңел ачарга җыелды.
Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында уен-көлкегә бай булган бәйрәм һәр катнашучының күңеленә хуш килде. Төрле әкият геройларына кушылып алар җырладылар, уйнап-биеп күңел ачтылар.
- Каникуллар вакытында безнең микрорайонда ике чыршы бәйрәме узачак. Аны оештыруда катнашкан Яшьләр үзәге коллективына, иганәчеләргә, җирле депутатларга, чараларда һәрчак актив катнашкан Монолитта яшәүчеләргә рәхмәтлемен. Киләсе бәйрәм 8 гыйнварда узачак, барысын да чакырып калам, - ди 4 нче территориаль үзидарә рәисе Нурия Хаҗипова.
Нет комментариев