Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Мөмкинлекләре чикле балаларны бәйрәмгә Азнакайның Игелеклелек паркы җыйды

Аларга «Мадагаскар» уен бүлмәсенә сертификатлар тапшырылды, туңдырмалар таратылды, яртакан мультфильм геройлары сюрпризлар әзерләгән иде.

(Азнакай, 8 июнь, Резеда ШӘРИПОВА) Шәһәребезнең Игелеклелек паркында мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәм узды.

Шәһәр-район Мәдәният йорты былтыр «Игелеклелек илендә могҗизалар» дигән проект эшләп, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы грантын откан иде.

Быел аны Балаларны яклау көне уңаеннан «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, волонтерлар белән берлектә тормышка ашырды.

– Әлеге проект нәкъ менә мөмкинлекләре чикле балалар өчен эшләнде. Грант акчасына без чарага атап костюмнар тектердек, призлар, бүләкләр алдык. Бу проектны хуплаган район җитәкчелегенә бик рәхмәтлебез, – ди Мәдәният йорты директоры Ландыш Шәрәфиева.

Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бәйрәм белән тәбрикләп, бер төркем балаларга «Мадагаскар» уен бүлмәсенә сертификатлар тапшырды.

Җәй уртасында Кар бабайның кунакка килеп, туңдырмалар таратуы да бер могҗиза булды. Ә инде Альбина Алюсева җитәкчелегендәге «Мантра» бию студиясе чыгышы ямь өстенә ямь өстәде. Балаларның яртакан мультфильм геройлары да аларга бик күп сюрпризлар әзерләгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев