Мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл халкы өчен җырлы-уенлы бик күңелле тамаша әзерләгәннәр.
Җирле халык саф һавада, җылы кояш нурлары астында рәхәтләнеп бәйрәм итте, Кышны озатып, язны каршыладылар. Бәйрәм җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Шулай ук, авыл халкы көче белән әзерләгән мул табын артында, күктәкәлеләр тәбекмәк белән чәй эчтеләр, сыйландылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Нет комментариев