Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Гран-при иясе «Юлдаш»

​​​​​​​Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең “Юлдаш” вокаль ансамбле былтыр “Рухият” рухи яңарыш фонды тарафыннан үткәрелә торган “Сандугач сайрар илем” фестивалендә гран-при яулады. “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең зона турында узган ел да, быел да лауреат булды. Ир балалардан гына торган бу коллективның уңышлары сере хакында җитәкчеләре Фирдәүс Әхмәтгалиева белән әңгәмә кордык.

– Фирдәүс Миргасимовна, белүебезчә, мондый мәртәбәле бәйгедә бу сезнең беренче генә зур җиңү түгел?

– 2014 елда да “Сандугач сайрар илем” фестивалендә икенче группа белән гран-прига ия булган идек.

– Җиңү җиңел биреләме?

– Көннән-көн көчле коллективлар, көчле җырчы балалар күбәя. Егетләр нык тырыштылар, каникулларда, ялларда да өйрәндек. Иң уңышлы буласы җырларны сайлап алдык

– Игътибар итүемчә, ансабльдә классик җырлар өстенлек алган?

– Миңа калса, баларга классиканы нык сеңдерергә кирәк. Алар композиторларны һәм шагыйрьләрне аңлый һәм аера белергә тиешләр. Халык арасында элек-электән яратып башкарыла һәм тыңлана торган җырларны, Әхмәт Ерикәй, Гөлшат Зәйнәшева шигырьләрен, Салих Сәйдәшев көйләрен бик яратабыз. Бу җырлар халыкчан, күптән язылсалар да, бүген дә үз әһәңнәрен югалтмаганнар. Онытылыган җырларны яңадан халыкка чыгарабыз, аларга яңа сулыш өрәбез, шулар безне уңышка этәрде. Программа әзерләгәндә дүрт-биш җырны җырлап карыйбыз. Шулар арасыннан тавышка туры килгәнен сайлап алабыз.

– Балаларны үз классыгызга, ансамбльгә ничек кабул итәсез?

– Килгәннәрнең берсен дә борып кайтарган юк. Кемнеңдер ритмика көчле, кемнеңдер тавышы матур. Баланың тавышын ачарга, күп тавыш белән җырларга өйрәтергә тырышабыз. Бусы бик авыр. Бала ноталар белсә, музыка коралында уйнаса, аны күп тавышка, сәхнәдә чыгыш ясарга өйрәтүе җиңелрәк. Шуңа күрә һәрберсенә ниндидер уен коралында уйнарга өйрәнегез дип әйтәбез.

– “Юлдаш” егетләрен милли киемдә күреп өйрәнгән идек, башка стильдә костюмнар теккәнсез...

– “Татнефть” җәмгыяте, мәдәният идарәсе ярдәме белән заманча булсын дип яңа костюмнар тектердек. Бездә бит киемеңә карап каршы алалар дигән әйтем бар. Җюри сәхнә костюмының җырга тәңгәл килүенә нык игътибар итә. Джаз стилендә җыр башкаргач, без дә бераз үзгәреш кертергә булдык. Шулай да миллилек югалмасын дип телим, хәтта костюмнарда да.

– Егетләр ансамбле оештыру идеясы ничек барлыкка килде?

– 30 елдан артык Азнакай балалар сәнгать мәктәбендә хор бүлеген җиткәләп, кызлар хоры белән эшләдем. Малайлар оркестрларда уйныйлар иде. Аннан хорга малайлар да йөри башлады. Алар кызлар янында җырларга оялалар, үзләрен күрсәтә алмыйлар. Шуңа күрә аерым төркем булдырырга ниятләдек. Моңа әниләр дә этәргеч бирделәр. Шулай итеп, 2006 елда “Юлдаш” ансабле оешты.

– Ир балалар белән эшләве авыр түгелме?

– Авырлыгы да, җиңеллеге дә бар. Малайлар образга керергә бик оста. Чыгыш ясаган саен ышанычлары, кыюлыклары арта.

– “Юлдаш” егетләре бии-бии җырлыйлар. Хәрәкәтләрне өйрәтүдә кем ярдәм итә?

– Постановкаларны куюда хорегорафлар ярдәменә таянабыз. Быелгы бер җырга Казаннан хореограф чакырдым. Үзебезнең Азнакайда Марат Хурамшин белән күп еллар хезмәттәшлек итәбез.

– Фирдәүс Миргасимовна, үзегезгә җырга мәхәббәт, моң каян килә?

– Тумышым белән мин Ютазы районы Бәйрәкә авылыннан. Безнең өйдә һәрчак музыка яңгырады. Гаиләдәге дүрт бала да тальянда, баянда, мандолинада уйнап, җырлап үстек. Әниебез Шәмгыя укытучы иде. Үзе дә моңлы тавышлы, бик күп конкурсларда катнашкан кеше. Мәктәптән соң Әлмәт музыка училищесын, читтән торып Казан мәдәният институын тәмамладым. Музыкаль педагогик стажым дүрт дистә елдан артып китә. Шуның 40 елы – Азнакай балалар сәнгать мәктәбендә узды.

– Сез язмышыгыздан кәнәгатьме?

– Әлбәттә! Күңелең тарткан эшне башкару зур бәхет дип саныйм. Сәнгать – ул матурлык дөньясы. Балалар әнә шул дөньяда рухи күтәрелеш кичереп, күңелләренә матурлык орлыклары салып үсәләр.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Алга таба да “Юлдаш”ка иҗади уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев