Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Чубар Абдул авылының Яшьләр урамында бәйрәм гөрләде

Җәйнең ямьле бер көнендә Чубар Абдул авылының Яшьләр урамы үзенең бәйрәмен билгеләп үтте.

-Мондый бәйрәмнең әле безнең авылда узганы юк иде. Күршеләр белән  җыелып, бергәләп табын кордык, рәхәтләнеп җырлап-биеп, күңел ачтык. Бәйрәм биредә яшәүчеләрне тагын да ныграк берләштерде, - ди Рәмдис Миңнеханов.

- Яшьләр урамы элек-электән кунакчыл, ачык йөзле, актив булды, шуңа да урам бәйрәмененең тәүгесен шушында уздырырга ниятләдек. 

Нәзек кенә чыра салып , Рәмдис абый самовар кайнатты, ә Җәлил абый тәмләп үзенең кызыклы маҗараларын сөйләде. Бәйрәмдә катнашучылар да хатирәләрен яңарттылар. Мондый бәйрәмне Уфа урамында да уздырырга ниятлибез,ә инде 4 сентябрьдә Авыл көнен билгеләп үтәргә палнлаштырабыз, - диде Чубар Абдул мәдәният йорты директоры Айназ Әхмәтшина.

Күптән берсе-берсен белгән, шатлык-куанычларны бергә кичергән авылдашлар  да 14 август кичен  күңелле  уздырды . 

-Бер гаилә сыман, беркем ялындырмый уеннарда катнашып, бер тавыштан җырлап, рәхәт итеп ял иттек , - ди урамның иң өлкән кешесе булган 90 яшьлек Сәбилә апа.

Сәбилә әби авылдашларны үзе үстергән карбыз белән сыйлады. Миләүшә апа “колхоз” табасы белән Урыс тавы (авылыбыз тавы исеме шулай) хәтле итеп бәлеш салган иде. Кыскасы, берсе дә бәйрәмгә буш кул белән чыкмады. Башка урамнан менгән авылдашлар да күчтәнәч белән килгән иде. 

- Табын тулы тәм-томнар белән сыйланып, кунактан кайткан төсле булдык. Урам бәйрәмнәре авылның икече очында да гөрләсен, безнең авыл зур бит ул, - ди Венера апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев