Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Бакчадан – “Маяк”ка

Балалар музейны бык кызыксынып карады

 “Маяк” газетасының чал тарихы бар. Бу тарих 2015 елда ачылган музейда тупланып килә. Әлеге музейның республика районнары басмалары арасында иң беренчеләрдән булып ачылуын да әйтергә кирәк. Сүз уңаеннан, 2020 елда “Маяк” үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.

 Музеебызга райондашларның да эз суытмавы безнең өчен аеруча куанычлы. Безгә мәктәпләрдән, балалар бакчаларыннан аеруча яратып йөриләр. Бу көннәрдә “Теремкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләрне кабул иттек. Ихлас күңелле, самими фикерле балалар белән аралашудан да татлы мизгелләр бар микән?! Алар безгә бер кочак энергия, яхшы кәеф калдырып китте.

...Балалар музейны бык кызыксынып карады. Яраткан район газетабызны күпләренең өйләрендә әти-әни, әби-бабайлары алдыра икән. 6 яшьлек сабыйларның бер-бер артлы яудырган сорауларына музей җитәкчесе бик кызыклы итеп җаваплар бирде. Алар аны дикъкать белән, уйланып тыңлады. “Маяк”тан зур кичерешләр белән киттек... – дигән сүзләр дә язып калдырды тәрбиячеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев