Азнакайның музей хезмәткәрләре Бөгелмә шәһәрендә тәҗрибә уртаклаштылар - ФОТО
Азнакай төбәкне өйрәнү музее белгечләре Бөгелмә шәһәрендә узган фәнни-гамәли семинарда катнаштылар. Анда тарихи истәлекләргә таянып, яшь буынга патриотик тәрбия бирү тематикасы күтәрелде. Башта Ярослав Гашек әдәби-мемориаль музее белән таныштык. Аннан соң ТР Мәдәният министрлыгы, Дәүләт музее, районнарның музей белгечләре катнашында әлеге өлкә буенча фикер һәм тәҗрибә уртаклашу татар мәдәният үзәгендә...
Азнакай төбәкне өйрәнү музее белгечләре Бөгелмә шәһәрендә узган фәнни-гамәли семинарда катнаштылар.
Анда тарихи истәлекләргә таянып, яшь буынга патриотик тәрбия бирү тематикасы күтәрелде. Башта Ярослав Гашек әдәби-мемориаль музее белән таныштык. Аннан соң ТР Мәдәният министрлыгы, Дәүләт музее, районнарның музей белгечләре катнашында әлеге өлкә буенча фикер һәм тәҗрибә уртаклашу татар мәдәният үзәгендә дәвам итте.
Азнакай төбәкне өйрәнү музее директоры Ирина Халикова да семинарда чыгыш ясап, яшь буынга патриотик тәрбия бирү буенча музейда уздырылган чаралар белән таныштырды. Бөгелмәдән яңа идеялар белән рухланып кайттык.
Гөлфия Мостафина,
музейның фәннни хезмәткәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев