Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайның лачындай ир-егетләрен тәбрикләделәр

Бүген Мәдәният йортында Ватан сакчылары көненә багышланган бәйрәм концерты узды.

Анда районыбызның иң асыл ир-егетләре катнашты. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бәйрәм белән тәбрикләп, бер төркем Әфган, Чечен сугышлары һәм локаль конфликтлар ветераннарына бүләкләр тапшырды.

Залда шулай ук бүген дә тынычлыгыбыз һәм иминлегез сагында торучы хәрби комиссариат, МЧС, хокук сагы хезмәткәрләре дә бар иде.

“Хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт сезгә! Һәрвакыт бердәм, көчле, батыр булыйк! Бер-беребезне хөрмәт итеп, матур итеп яшәргә язсын!” – диде Марсель Шәйдулин үзенең котлау чыгышында.

Ул шулай ук улларын хәрби хезмәттә югалткан әниләргә җылы сүзләрен җиткереп, чәчәкләр бүләк итте.

Бәйрәмне районыбыз сәнгать осталары үзләренең җырлары, биюләре белән бизәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев