Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең Наилә Шәрифуллина җитәкчелегендәге “Бәхет” вокаль ансамбле “Созвездие-Йолдызлык - 2021” ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивалендә беренче дәрәҗә лауреат булды.
Фестиваль быел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды. Гала-концертта 1000 бала чыгыш ясады, алар төрле номинацияләрдә 50 иҗади номер күрсәтте.
Нет комментариев