Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайлылар “Белем җәүһәрләре” һәм “Әдәби марафон” IX Дөньякүләм китап укучылар бәйгесендә катнашты

Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә “Белем җәүһәрләре” һәм “Әдәби марафон” IX Дөньякүләм китап укучылар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Җиде ел элек, татар әдәбиятын таныту максатыннан, татар дөньясында “Әдәби марафон” дип аталган иҗтимагый хәрәкәт барлыкка килә. 21 көн эчендә китап уку, ошаган өзекне, я кыскача эчтәлекне контактка куюдан гыйбарәт бу бәйге.

Быел “Әдәби марафон” бәйгесе финалында Татарстан республикасы районнары, шулай ук чит төбәкләрдән Австралия, Германия, Мари Эль, Удмуртия, Омск шәһәрләре, Ямал - Ненец округы белән берлектә барлыгы меңгә якын финалист катнашты. Катнашучылар саны узган елгылар белән чагыштырганда күпкә арткан. Катнашучыларның күбесе - татар теле укытучылары һәм китапханәчеләр, мәктәп укучылары. Барлык финалга үткән кешеләргә һәм шул исәптән Азнакай районыннан 16 катнашучыга да дипломнар тапшырылды. Бәйрәм тантанасы күңелләрдә җылы хисләр калдырды.

Кадерле китап сөючеләр! Сүземне Федор Достоевскийның сүзләре белән тәмамлыйсы килә:

“Укыгыз һәм белем алыгыз. Җитди һәм файдалы китаплар укыгыз.Тормыш калганын үзе эшләп бетерер”. Китап белән дус булыйк!

Кашапова Фәнүзә , татар теле һәм әдәбияты укытучысы, “Әдәби марафон”чы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев