Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда Театр елы: 75 ел буе сәхнәдә! - ФОТО

“Сәхнә ул - могҗиза” исеме астында үткән чарада Азнакай халык театры артистлары үз тамашачылары белән күзгә-күз карашып аралаштылар.

Азнакай халык театрының 78 еллык тарихы бар. Бүгенге көндә халык театрында 30 дан артык үзешчән артист шөгыльләнә. ”Эштән соң арып килгән булсак та, рәхәтләнеп уйнап, ял итеп кайтабыз,”- диләр яшьләр. Театр режиссеры - Гөлсинә Җамалиева, ул үз эшенең остасы, яңа әсәрләр өстендә даими эзләнә, эшли. Әле менә яшьләр төркеме  белән  Туфан Миңнуллинның “Урман эчләрендә урман” пьесасын сәхнәләштергәннәр. Чарада иң күп сораулар сәхнә ветераннары Хәмзә Хәбибуллин, Нәсимә  Хамидуллина, Сәрия Шакировага бирелде. Бу гаҗәп тә түгел. 12 яшьтә сәхнәгә баскан  Нәсимә ханым  инде 75 ел буе төрледән-төрле образлар иҗат итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев