Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда музей хезмәткәрләренең район семинары узды

Бүген музей хезмәткәрләре көне кысаларында, Азнакай шәһәренең 1 нче мәктәбе базасында «Музейларны цифрлы трансформацияләү» темасына район музей семинары узды.


 

"Музейның төп функциясе-бу җирлектә яшәгән ата-бабаларыбызның тарихын киләчәк буыннарга җиткерү, чөнки үзенең үткәнен белмәгән халыкның, гомумән, киләчәге юк. Безнең районда музейлар бу юнәлешентә актив эш алып баралар, – диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин. - Яшь буын үз тарихын, үткәнен, аның үсешен белсен иде".
 

Анда Азнакай районының музей һәм музей почмаклары җитәкчеләре, мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Шунда ук осталарның күргәзмәсе дә оештырылган иде.
Районда сертификатлары булган 58 музей исәпләнә. Алар арасында «Иң яхшы музей» конкурсы игълан ителгән иде. Семинар барышында конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр, шулай ук музей эшчәнлегенең төп проблемалары турында фикер алыштылар, музей эшендә инновацион алымнар кертү юллары һәм перспективалары билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев