Азнакай йолдызы Илнур Сәгыйтов көрәккә хуҗа эзли
МӘДӘНИЯТ

Азнакай йолдызы Илнур Сәгыйтов көрәккә хуҗа эзли

Бу видеоны карау белән ирексездән елмаеп куясың

Азнакай районының йөзек кашы булган “Квартет” төркеме солисты Илнур Сәгыйтов кызыклы вайн төшергән.

– Эх, күпме эш әле монда... Менә монда куясы бар... Менә монда булачак, Алла бирсә... – дип ул ихатадагы төзелеш мизгелләрен, бетонга буялган эш коралларын күрсәтеп.

– Эш күп... но... Азат монда булганда әйбәт, – ди ихата хуҗасы, һәм ап-ак костюм-түбәтәй кигән хезмәттәше Азат Валеев шул мизгелдә баянда «Күбәләгем» көен сузып җибәрә.

Бу контрастны күрү белән ирексездән елмаеп куясың.

– Менә шулай кырыйда уйнап торсалар, эш бара, – ди Илнур Сәгыйтов. Аннары җирдә яткан эш коралына төртеп:

– Менә бу көрәккә дә хуҗа табылса, гел яхшы булыр иде, – дип шаяртып куя.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Корэккэ хужа эзлибез!

Публикация от ТС "КВАРТЕТ" (@tskvartet)

Нет комментариев