Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай язучысы Мирсәй Гарифнең “Мәңгелек мәхәббәт” китабы төрек теленә тәрҗемә ителде

Азнакай язучысы Мирсәй Гарифнең (Марсель Гарипов) татар халкының мәшһүр шагыйре Габдулла Тукай белән Зәйтүнә Мәүледова арасындагы хис-кичерешләре турындагы "Мәңгелек мәхәббәт" китабы төрек теленә тәрҗемә ителде. Бу хакта "Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Әсәрне татарчадан төрекчәгә Төркия университеты галимәсе, татар шагыйрәсе Чулпан Зарипова-Четин һәм тел галиме Хәяти Йылмаз тәрҗемә иткән. Китапның...

Азнакай язучысы Мирсәй Гарифнең (Марсель Гарипов) татар халкының мәшһүр шагыйре Габдулла Тукай белән Зәйтүнә Мәүледова арасындагы хис-кичерешләре турындагы "Мәңгелек мәхәббәт" китабы төрек теленә тәрҗемә ителде.

Бу хакта "Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Әсәрне татарчадан төрекчәгә Төркия университеты галимәсе, татар шагыйрәсе Чулпан Зарипова-Четин һәм тел галиме Хәяти Йылмаз тәрҗемә иткән. Китапның мөхәррире - Евразия язучылар берлеге рәисе Якуп Өмәроглы.

Марсель Гариповның "Мәңгелек мәхәббәт" китабы Татарстан китап нәшриятында 2006 елда дөнья күрде.

2009 елның башында Марсель Гарипов әсәрен төрекчә нәшер итү максаты белән Төркиядә булып киткән иде. Билгеле булганча, Тукайның яраткан кызы Зәйтүнә Төркиядә яшәгән елларын көндәлеккә теркәп калдырган.

Марсель Гарипов шунда урын алган мәгълүматларга таянып, Зәйтүнә яшәгән, булган урыннарын эзләп тапты һәм аларны фотографиягә төшереп йөрде.

Бу җәһәттән ул Әнкарәдә төрки халыкларның мәдәният оешмасы ТӨРЕКСОЙ җитәкчелеге белән дә очрашты. Әсәр, тәрҗемә ителгәннән соң, ТӨРЕКСОЙ тарафыннан басылырга тиеш иде.

Соңрак аны Евразия язучылар берлегенең нәшрияты басып, төрек укучыларына ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай язучысы Мирсәй Гарифнең “Мәңгелек мәхәббәт” китабы төрек теленә тәрҗемә ителде