Әлмәт шәһәрендә “Сандугач сайрар илем” төбәк фестиваленең “Хореография” номинациясе буенча финал туры узды.
Анда Азнакай балалар сәнгать мәктәбеннән “Лилия” хореография коллективының уртанчылар төркеме – беренче, кечкенәләр төркеме икенче дәрәҗә лауреат исемне яуладылар (җитәкчеләре – Лилия Талипова). Шулай ук “Огоньки” хореография коллективы да өченче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды (җитәкчеләре Лилия Миннеханова, Диана Шакирова).
Нет комментариев