Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай район үзәк китапханәсендә Әлфия Айдарская белән очрашу узды

Азнакай район үзәк китапханәсендә ТАССРның атказанган артисты, татар классик балетына нигез салучыларның берсе Әлфия Айдарская белән җылы очрашу булды.

Ул үзенең әти-әнисе - күренекле татар композиторы Сара Садыкова һәм Газиз Айдарскийларның иҗатын бүгенге көндә дә армый-талмый пропагандалый. Әлфия Айдарская "Сара Садыкова. Ил кызы", "Бибисара моңнары", "Лавой звуков плотины прорвав", "Балет - любовь моя: Записки балерины", "Память сердца" һәм башка күп кенә китаплар авторы. Китапханә фондына да ул үзенең өр-яңа китапларын бүләк итте.

Кичәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, Мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Светлана Калимуллина, язучылар, китапханәчеләр катнашты. Әлеге очрашу һәркемдә онытылмаслык тәэсирләр калдырды.

Зөлфия Исламова, район үзәк китапханәсе директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев