Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай егете Равил Галиев җитәкчелегендә Чаллыда музыкаль театр оешты

(Азнакай, "Маяк") Якташыбыз - Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев җитәкчелегендә Чаллыда музыкаль театр оешты. Бу хакта Интертат хәбәр итә. Чаллыда "Алай да була икән" дип исемләнгән музыкаль комедиянең премьерасы тәкъдим ителгән инде. Равил Галиев театрны ике-өч ай элек "Эврика" мәдәният үзәге каршында драматург, шагыйрә, язучы Зөләйха Минһаҗева тәкъдиме белән, үз...

(Азнакай, "Маяк") Якташыбыз - Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев җитәкчелегендә Чаллыда музыкаль театр оешты.

Бу хакта Интертат хәбәр итә. Чаллыда "Алай да була икән" дип исемләнгән музыкаль комедиянең премьерасы тәкъдим ителгән инде. Равил Галиев театрны ике-өч ай элек "Эврика" мәдәният үзәге каршында драматург, шагыйрә, язучы Зөләйха Минһаҗева тәкъдиме белән, үз көчләре ярдәмендә оештырылуын әйтә.

"Бу - моңсу комедия. Мин бай кешенең машина йөртүчесе ролен уйныйм. Бер ир-атның ике хатын белән яшәвенә күнегелгән, ә монда бер хатын ике ир-ат белән яши. Яши генә түгел, инде яшәп картайганнар. Барысы да тормыштан алынган, булган хәлгә нигезләнгән", - ди җырчы. Музыкаль театр артистлары "Алай да була икән" спектаклен тирә-як авылларда күрсәтергә җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай егете Равил Галиев җитәкчелегендә Чаллыда музыкаль театр оешты